Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөгелмә latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Туган якны өйрәнү музее
Ярослав Һашек музее
Татар тарихы һәм мәдәнияте музее
Рус драма театры
Бөгелмә (лат. тат. Bögelmä, рус. Бугульма) — Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында Зәй елгасы башланган җирдә урнашкан шәһәр. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында урнашкан.
Казаннан 333 км ераклыкта урнашкан. Мәйданы 26,0 км². Халык саны 90630 кеше.
Бөгелмә – Татарстан республикасының зур нефть чыгару үзәге.
1736 елдан бирле күбрәк татар авылы дип санала.
1781 елда Уфа өязе
1806 елдан – Ырынбур өязе
1851 елдан – Самар губернасы шәһәре статусын алды
1920 елдан башлап Татарстан Республикасы составында
1920-30 елларда кантон үзәге
1930 елдан башлап – Бөгелмә районы үзәге
- механик заводы
- "Нефтеавтоматика" заводы
- электротехник заводы
- механик әйберләр төзәтү заводы
- кирпеч заводы
- тимер-бетон әйберләре заводы
- фәгъфур заводы
- төзү конструкцияләре комбинаты
- йорт җиһазлары фабрикасы
- тегү фабрикасы
- май-сыр комбинаты
- ит комбинаты
- аракы-шәрәб заводы
- сыра заводы
Автомобиль юлларының хәрәкәт юнәлеше:
Тимер юлда хәрәкәт Куйбышев тимер юлының Бөгелмә станциясе аша гамәлгә ашырыла.
Һава юлы хәрәкәте Бөгелмә аэропорты аша башкарыла. 2015 елның гыйнварына кадәр пассажирларны «Ак Барс Аэро» авиакомпаниясе йөртә. Хәзер пассажирларны «ЮВТ Аэро» авиакомпаниясе Мәскәү, Сочи, Сургут һәм Нижневартовскига алып бара.
Шәһәр транспорты шәһәрнең барлык өлешләрен, шул исәптән якындагы Подлесный, Прогресс, Каенлык, Кече Бөгелмә һәм Забугоровка торак пунктларын үз эченә алган унике автобус маршруты белән тәкъдим ителгән.
- Фәнни тикшерү һәм нефть сәнәгате проект институты
- "Табигать битумы" мәсьәләсе буенча нефть ВНИИның комплекс бүлеге
- "Татнефтегеофизика" СБсе
- ВУЗлар
- ССУЗлар
«Гәүһәр» мәчете
- Православие
Әлмәт епархиясенең Бөгелмә округы
- Бөгелмә шәһәренең Казан-Богородица монастыре собор чиркәве
- Казан соборы
- Серафим Соровский храмы
- Иоанн Предтеча тууы Гыйбадәтханәсе
- Георгий Победоносец истәлеге чиркәве
- «Барлык хәсрәтләнүчеләр шатлыгы» Алла Анасы иконасы хөрмәтенә гыйбадәтханә [5]
- Ислам
Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре мөхтәсибәте
- Хөрмәт Билгесе ордены (1982 ел) - хуҗалык, мәдәният һәм социаль өлкәдәге уңышлары өчен;
- ЮНЕСКОның "Тынычлыкның пальма ботагы" Алтын медале (2001 ел);
- БМОның "БМО-Хабитат" Хөрмәтле исемлегенә кертелә (2011 ел) - "Чиста су" проектын тормышка ашырган өчен;
- III дәрәҗә Диплом (2002 ел) - "Россиянең иң җыйнакландырылган шәһәре" Бөтенроссия ярышы (халкы 100 меңнән кимрәк шәһәрләр арасында)
- Ольга Васильева (1960), РФ фән һәм мәгариф министры (2016).
- Рамил Гатиятуллин — Баулы районы башлыгы (2014 елдан).
- Илсур Гәрәйшин (2002), җырчы, актёр, сәнгать кешесе (2021).
- Нәфис Закиров (1957), техник фәннәр кандидаты, Сарман районы башлыгы (2006-2014). Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
- Альбина Имаева (1954), автор-башкаручы.
- Альберт Кадыйров, нефтьче.
- Руслан Кәлимуллин — Россия кино һәм театр артисты.
- Рәбига Круглякова (Газизуллина, 1939), рәссам-монументалист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2018).
- Марат Мәһдиев — IV чакырылыш Россия Дәүләт думасы депутаты.
- Наил Мәһдиев — ТР урман хуҗалыгы министры, Бөгелмә районы башлыгы, Яр Чаллы мэры.
- Айрат Нуретдинов (1971), «Таттелеком» АҖ генераль директоры (2019).
- Сергей Крупняков — совет һәм Россия сәясәтче, драматург, журналист, Россия һәм Украинаның милли Язучылар берлеге әгъзасы
- Сергей Крылов — геолог.
- Сергей Рыжиков — РФ космонавты.
- Алсу (Сафина-Абрамова) — җырчы, Татарстанның (2010) һәм Башкортстанның (2019) халык, РФ атказанган (2018) артисты.
- Евгений Столяров (1922-1985), Социалистик Хезмәт Каһарманы, "Башнефть" җитештерү берләшмәсенең генераль директоры.
- Гамир Яруллин (1926―), медицина фәннәре докторы (1966), профессор (1968).
Татарлар саны буенча Русия торак пунктлары |
---|
> 100 мең кеше | |
---|
> 50 мең кеше | |
---|
> 25 мең кеше | |
---|
> 10 мең кеше | |
---|
> 5 мең кеше | |
---|
Моны да карагыз: Татарлар саны буенча Балтыйк буе илләре, Украина, Казакъстан торак пунктлары
- ↑ 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 1,11 1,12 1,13 1,14 1,15 1,16 1,17 1,18 1,19 1,20 бу торак пунктта яшәүче татарлар саны ясалма рәвештә киметелгән булырга мөмкин
|