www.fgks.org   »   [go: up one dir, main page]

Эчтәлеккә күчү

Илдус Әмирханов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илдус Әмирханов latin yazuında])
Илдус Әмирханов
Туган 4 гыйнвар 1941(1941-01-04)
Урта Тирескә, Иске Кулаткы районы, Самар өлкәсе, РСФСР, СССР
Үлгән 18 июнь 2018(2018-06-18) (77 яшь)
Казан, Татарстан
Күмү урыны Шәмсир зираты (Казан)[d][1]
Яшәгән урын Академик Губкин урамы, Казан[2]
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты

Илдус Әмирхан — татар мәгърифәтчесе. Әмирхановлар нәселеннән. Илдус Госман улы Әмирханов 1941 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Урта Тирескә авылында укытучы гаиләсендә туган. 1958 елда Иске Мостяк авылында урта мәктәпне тәмамлый, 1960 елда Сембердә тимеръюлчылар мәктәбен. Ике ел тимер юлда эшли.

1964-70 елларда КДУның механика-математика факультетында укый.

Колшәриф исемендәге Татар милли университетны, ТФА нең Гаилә һәм демография үзәген оештыручы.

Балалары - Шамил һәм Чулпан. 2018 елның 18 июнендә вафат, Казанның мөселман зиратында (Самосыр) җирләнде.

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар кануны (кануннамә). − Казан: Татар халкының Милли Мәҗлесе, 1996. − 44 б.
  • “Әмирхания” рухи-дөньяви мәдрәсәсе. Нигезнәмә. Казан-Чаллы: “Әмирхания” мәгърифәтчелек фонды, 1997. − 54 б.
  • Амирханов Ильдус. Проблемы татарского национального просвещения (концептуальные разработки). Казань-Челны: Просветительский фонд «Амирхания», 1997. − 64 с.
  • “Әмирхания” мәхәлләсе. Нигезнәмә. Казан-Чаллы: “Әмирхания” мәгърифәтчелек фонды, 1997. − 43 б.
  • Татарстан Республикасы милли мәгарифнең концептуаль нигезләре. Проект. − Казан: РИЦ «Школа» нәшрияте, 2000. − 20 б.
  • Концептуальные основы национального просвещения Республики Татарстан. Проект. − Казань: РИЦ «Школа», 2000. − 20 с.*
  • Татарстан гаиләсенең әхлак кануны. 2002. − 50 б.
  • Әмирхан Илдус. Татар фәлсәфәсе һәм милли мәгариф. − Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. − 335 б.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/avyrganda-da-mill-t-chen-rnede-90nchy-ellarda-milli-m-garif-sistemasyna-nigez-saluchy-ildus-mirhanov-vafat-4986758


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]