Авраам Линкольн
Авраам Линкольн | |
---|---|
Туган телдә исем | Abraham Lincoln |
Туган | 12 февраль 1809 Гардин округы, Кентукки |
Үлгән | 15 апрель 1865 (56 яшь) Вашингтон, Колумбия округы |
Үлем сәбәбе | утлы коралдан ату ярасы[d] |
Яшәү җире | Иллинойс Спрингфилд[d] Кентукки |
Ватандашлыгы | Америка Кушма Штатлары |
Һөнәре | сәясәтче |
Сәяси фирка | AQŞ Respublika firqäse һәм Партия вигов[d] |
Җефет | Мэри Тодд |
Ата-ана |
|
Катнашкан сугышлар/алышлар | Война Чёрного Ястреба[d] |
Авраам Линкольн Викиҗыентыкта |
Авраа́м Ли́нкольн (инг. Abraham Lincoln, 1809 елның 12 феврале — 1865 елның 15 апреле) — АКШ дәүләт эшлеклесе, АКШның 16 нчы президенты, республикан фиркасеннән беренче президент, Америка колларын азат итүче, АКШ халкының милли каһарманы.
Хәерче крестьяннар гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләнең авыр хәле сәбәпле мәктәпкә бер ел гына йөри, ләкин укырга өйрәнә. Бәлигъ булгач, ул аерым тормышны башлый, имтиханнарны тапшырып, адвокат булырга рөхсәт ала. Иллинойста булган индеецлар инкыйлабы вакытында ополчениегә керә, монда ул капитан булып сайлана. Соңрак Иллинойсның канун чыгару органы, АКШ конгрессы әгъзасы була. 1858 елда АКШ сенатына кандидат була, ләкин сайлауларда оттыра.
Коллыкка каршы чыккан кеше буларак, ул Республикан фиркасенә нигез сала, шушы фирка исеменнән АКШ президентына кандидат була һәм 1860 елда сайлауларда җиңә. Ул сайланган көньяк штатлар илдән аерыла. Граждан сугышы башлана.
- 1862 елның 22 сентябрендә — АКШ президенты Авраам Линкольн негр-колларны азат итү турында игълан итә.
Линкольн сугыш вакытында җиңү яулый. Аның президент эшчәнлеге АКШта коллыкны бетерүгә китерә. Шулай ук ул Бөекбритания һәм башка илләрне интервенциядән тотып калды. 1865 елның 14 апрелендә театрда аны яралылар, киләсе көнне ул вафат була. АКШ тарихында ул беренче үтерелгән президент.
Кабул ителгән караш һәм социаль сораштырулар буенча, Авраам Линкольн элеккечә Американың иң яхшы һәм яраткан президент булып кала.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Викиҗыентыкта? Abraham Lincoln |
- Беренче инаугурация чыгышы (рус.)